В поддержку Академической Свободы и сохранения Института истории им​.​Ш​.​Марджани АН РТ

В поддержку Академической Свободы и сохранения Института истории им​.​Ш​.​Марджани АН РТ

Создано
29 мая 2020 г.
Направлено:
Президенту Республики Татарстан Рустаму Минниханову
Петиция закрыта
Эта петиция собрала 3 205 подписантов

Почему эта петиция важна

Автор: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ

(scroll down for English version)
(татарчасын астарак кара)

На протяжении многих лет работая над совместными академическими проектами, мы знаем Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ (Казань, Российская Федерация), как авторитетный научный центр, ведущий важную работу по изучению истории и культуры татарского народа, наследия народов Татарстана. Ученые Института истории им. Ш. Марджани АН РТ внесли значительный вклад в мировые академические исследования в области тюркологии и исламоведения.

Институт истории им. Ш.Марджани является лидирующим  академическим центром по ряду исследовательских направлений, таких, как изучение истории Золотой Орды и татарских ханств, этнографические и социологические исследования татар, изучение «татарского ислама», татарской педагогики и образования и других, уникальных в своем роде исследовательских направлений. Научные достижения сотрудников Института истории им. Ш.Марджани хорошо известны в академическом мире, их уровень и качество исследований не вызывает сомнений.

Считаем важным, в целях сохранения академической свободы и развития гуманитарных исследований, сохранить Институт истории им. Ш.Марджани как самостоятельное научное учреждение. Сведение Института до уровня одного из структурных подразделений Академии наук Республики Татарстан представляется необоснованным и контрпродуктивным.

Выражаем поддержку сотрудникам Института в их борьбе за сохранение этого важного и авторитетного научного центра.

Считаем, что любые обсуждения возможного изменения официального статуса, структуры и направлений академических исследований Института должны проводиться только в рамках открытой академической дискуссии с непременным и широким привлечением к ней самих сотрудников данного Института.

Безусловно поддерживаем сохранение академической свободы в Татарстане и России!

________________

Working on joint academic projects over the years, we know Sh.Marjani Institute of History (Kazan, Russian Federation) as a respected academic center conducting important work on the history and culture of the Tatar people and the heritage of the peoples of Tatarstan. The Sh. Marjani Institute of History academic staff made a significant contribution to world academic research in the field of Turkology and Islamic studies.

The Sh. Marjani Institute of History is a leading academic center in a number of research areas, such as history of the Golden Horde and the Tatar Khanates, ethnographic and sociological studies of the Tatars, the study of "Tatar Islam", Tatar pedagogy and education, and other unique research areas. The academical achievements of the Institute’s staff are widely known and recognized by colleagues. And we have no doubts about quality of these researches.

We also consider it important, in order to preserve academic freedom and the development of humanitarian studies in Russia and Tatarstan, to preserve Sh.Mardjani Institute of History as an independent academic institution. Reducing the Institute to the level of deprived department of Tatarstan Academy of Sciences is a very controversial and inefficient decision. We express our full support to the staff members of Sh.Mardjani Institute of History in their struggle to preserve the independent status of their Institute.

We believe that any further discussions of a possible change in the official status, structure and directions of the Institute's academic research should be held only as part of an open academic discussion with the direct participation of the Institute’s staff.

____________________

Академик Ирекне һәм ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтын саклап калуга ярдәм итик!

Озак еллар дәвамында уртак фәнни проектлар өстендә эшләгәндә без ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтын (Казан, Россия Федерациясе) татар халкы тарихын һәм мәдәниятен, Татарстан халыклары мирасын өйрәнү буенча мөһим эш алып баручы абруйлы фәнни үзәк буларак беләбез. ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре тюркология һәм ислам белеме өлкәсендә бөтендөнья фәнни тикшеренүләренә зур өлеш керттеләр.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнү, татарларны этнографик һәм социологик яктан тикшерү, «татар исламын», татар педагогикасын һәм мәгарифен өйрәнү һәм башка уникаль тикшеренү юнәлешләре буенча алдынгы академик үзәк булып тора. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәренең фәнни казанышлары академик дөньяда яхшы билгеле, аларның дәрәҗәсе һәм тикшеренү сыйфаты һичбер шик тудырмый.

Тарих институты татар теленең фән теле буларак үсешен тәэмин итүче фәнни үзәкләрнең берсе, һәм, һичшиксез, иң әһәмиятлесе булып тора. Институтның барлыкка килгән көннәреннән башлап, аның галимнәре тарафыннан татар телендә  100 гә якын монография һәм фәнни җыентык язылды, даими рәвештә ике дәүләт телендә фәнни конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр уздырыла. Ш.Мәрҗани институты булмаса, татар тарихы һәм мәдәнияте турында фәнни чыгышларны саф татар телендә кайда тагын ишетеп булыр иде икән?

Күренекле татар галиме, тарихчы һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең исемен йөрткән, Мәрҗани рухы сакланган әлеге оешманы саклап калырга иде!  

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни-тикшеренү эшләре белән  беррәттән, гамәли әһәмияткә ия булган эшчәнлек алып бара. Институт галимнәре татар балалар бакчалары, урта мәктәпләр өчен уку әсбаплары, программалар әзерләүдә, татар тарихы буенча олимпиада, конкурс һәм конференцияләр уздыруда да актив катнашалар.

Академик Ирекне саклау һәм гуманитар тикшеренүләрне үстерү максатыннан, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтын мөстәкыйль фәнни оешма буларак саклап калуны мөһим дип саныйбыз. Институтны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең структур бүлекчәләренең берсе дәрәҗәсенә китерү нигезсез һәм зыянлы дип беләбез.

Бу мөһим һәм абруйлы фәнни үзәкне саклау өчен көрәштә Институт хезмәткәрләренә ярдәмебезне белдерәбез!

Институтның рәсми статусын, структурасын һәм фәнни-тикшеренү юнәлешләрен үзгәртү бары тик ирекле һәм ачык академик фикер алышу нигезендә генә булырга мөмкин, әлеге дискуссиядә  Институтның хезмәткәрләренә үз фикерләрен җиткерергә мөмкинлек бирелергә  тиеш дип саныйбыз.

Һичшиксез, Татарстанда һәм Россиядә Академик Ирекне саклап калуны хуплыйбыз!

 

 

Петиция закрыта

Эта петиция собрала 3 205 подписантов

Расскажите о петиции

Распространите эту петицию лично или используйте этот QR-код в своем материале.Загрузить QR-код

Адресаты петиции

  • Президенту Республики Татарстан Рустаму Минниханову